Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров белән бергә оешманың эше белән танышты, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү шартларын бәяләде һәм алар белән аралашты.
Визит барышында Эльмира Әмир кызы шулай ук тыл хезмәтчәне Отставнова Лариса Ивановнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.