Югары Ослан районының бер җирлеге башлыгы Татарстан Президенты кулыннан дәүләт бүләген алды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Бүләкләү тантанасы Корстонда ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Ассамблеясы съездында узды.

Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге - «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде.

20 елдан артык җирле үзидарә органнарында эшләп, Николай Николаевич абруйлы һәм хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе булып тора. Ул безнең районда бердәнбер, әлеге вазифада инде дүртенче срокта эшләүче җирлек башлыгы, 2005 елдан бирле. Бу вакыт эчендә Вальков җирле үзидарәне үстерүдә һәм торгызуда билгеле бер нәтиҗәләргә иреште. Үзенең эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатлары, югары профессионализмы аркасында Николай Николаевич хезмәттәшләре һәм халык арасында лаеклы абруй казана. Аның эшендә вак-төякләр юк, җитәкче барлык мәсьәләләрне дә урында хәл итәргә тырыша.

Николай Вальковны лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International