Коткаручылар көне белән!

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Хөрмәтле коткаручылар, ГТХМ хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Коткаручылар көне белән котлыйбыз!

Билгеле булганча, коткаручылар арасында очраклы кешеләр юк. Бу һөнәр-югары профессиональлек һәм батырлык ярашуы.

Сез үз тормышыгызны җаваплы, катлаулы һәм бик мактаулы һөнәргә багышладыгыз. Көн саен, тәнәфессез һәм ялларсыз, сез беренче булып бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә киләсез. Тәҗрибә,югары квалификация, каты дисциплина һәм иң катлаулы, кайчакта экстремаль ситуацияләрдән чыгу юлын таба белү-сез ия булган сыйфатлар. Узып баручы елда сезгә берничә тапкыр катлаулы шартларда эшләргә туры килде, һәм сез хезмәт бурычыгызны намус белән башкардыгыз.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, гаиләләрегездә иминлек һәм игелекле эшегездә уңышлар телим!

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров И. И.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International