Татарстан Республикасы Муниципаль тикшерү-хисап органнары советы утырышы

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

2021 нче елның 28 нче декабрендә Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хорматуллина Татарстан Республикасы Муниципаль тикшерү-хисап органнары советының видеоконференция режимында узган йомгаклау утырышында катнашты.

Тышкы финанс тикшерүенең актуаль мәсьәләләре буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторлары һәм бүлекләре башлыклары чыгыш ясады.

КСП эшчәнлеге тәҗрибәсе белән Әлмәт һәм Питрәч муниципаль районнарының Контроль-хисап палатасы рәисләре хезмәттәшләре белән уртаклаштылар.

Ахырда ТР ТХО Советы Рәисе Алексей Демидов муниципаль контроль-хисап органнарының 2021 елдагы эшенә йомгак ясады һәм тышкы муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда аерым игътибар бирергә кирәк булган төп юнәлешләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International