2022 нче елның беренче укучылары

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Инде ел саен үткәрелә торган традиция буенча үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Яңа елда китапханәгә килгән беренче укучыларны тәбриклиләр. 2022 нче елның 3 нче гыйнварында китапханәчеләр «2022 нче елның беренче укучылары» акциясе үткәрделәр, килүчеләрне Яңа ел белән котлап, шулай ук аларга котлау открыткалары һәм зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. Теләүчеләр отышсыз лотереяда катнаштылар, аның шартлары буенча узган 2021 елда укылган иң ошаган әсәрне атарга кирәк иде, моның өчен призлар да алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International