Бүген Татарстанда тикшерү узганнан соң Идел аша боз кичүе файдалануга тапшырылды. Ул Аракчино бистәсеннән Югары Осланга кадәр маршрут буенча уза. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Кичүнең озынлыгы — 3200 м, хәрәкәт берьяклы, бер полосаның киңлеге — 20 м, полосалар арасындагы ераклык-150 м. объектны файдалануга тапшырганнан соң Аракчино бистәсе һәм Югары Ослан арасындагы ара 60 км. га кими.
Кичү буенча уза торган автотранспортның рөхсәт ителгән массасы 3,5 тоннадан артмаска тиеш.
Исегезгә төшерәбез,Татарстанда автотранспорт чараларының бозга чыгуы тыелган урыннарда. Автотранспортның бозга санкцияләнмәгән керүе фактын ачыклаганда бозучыларны 1500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф көтә.
Фото: ТР буенча ГХМ Баш идарәсе матбугат хезмәте