Татарстанның бадминтон өметләре»

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 15 гыйнварында Кама Тамагында «Татарстанның бадминтон өметләре» ( Идел аръягы лигасы) ярышлары булып узды.

Югары Ослан спорт мәктәбе спортчылары Савичев Матвей, Киселевич Данил, Кадыйров Руслан, Мирасов Илдан җитәкчелегендә әлеге ярышларда катнаштылар. Савичев Матвей һәм Киселевич Данил беренче, әмма бик ышанычлы адымнар ясыйлар. Кадыйров Руслан 3 нче урынны яулады. Кадыйров Руслан һәм Киселевич Данил ярышларның финалына чыктылар. Спортчыларны һәм аларның тренеры Петр Ильинны бик яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, аларга нык сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International