Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышырга «эшлекле дүшәмбе» дә район башлыгы М.Зиатдинов җитәкчелегендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре җыелды.

Киңәшмә башында район башлыгы гадәттәгечә бүләкләр тапшыра. Быел беренче бүләкне «Ел спортчысы - 2021» республика конкурсында «спорт резервын әзерләү һәм спортның база төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы авыл районы»номинациясендә җиңүче дип табылган Югары Ослан муниципаль районына тапшыруы символик мәгънәгә ия.

Аннары халыкны коронавирус инфекциясенә һәм гриппка каршы вакцинацияләү, Крещение коенулары һәм православие храмнарында гыйбадәт кылу вакытында су объектларында халыкның иминлеген тәэмин итү, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу, хезмәт коллективлары белән очрашулар һәм гражданнар җыеннары уздыру, район предприятиеләре һәм оешмалары сайтындагы яңалыклар бирү һәм бүлекләрне яңарту, яңа ел бәйрәм чаралары үткәрү мәсьәләләре каралды. Идарәче компания эше турында хисап тыңланды.

Район предприятиеләре, учреждениеләре биналарын һәм якын-тирә территорияләрне Яңа ел бизәлеше буенча конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

2021 елда Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашу йомгаклары буенча Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе исеменнән мәйдан, Олы Мәми һәм Соболевский авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Район Советы Аппаратыннан предприятие һәм оешма җитәкчеләренә район һәм республика бүләкләрен тапшыру өчен даими нигездә гаризалар формалаштыру турында тәкъдим килде.

Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International