Бүген Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе базасында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Камалетдинова катнашында 2021 нче елда социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре һәм 2022 нче елга бурычлар турында фикер алышу буенча гражданнарны кабул итү көне узды. Чарада социаль яклау бүлеге, «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, 16 нчы РМПҮ бүлеге хезмәткәрләре катнашты.