Агросәнәгать комплексын конкурс нигезендә сайлап алу

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

2022 елда конкурс сайлап алуын үткәрү турында белдерү.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кече эшкуарлык субъектларын үстерүгә «Агрогресс» грантларын алуга конкурс нигезендә гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Сайлап алу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Агросәнәгать комплексына грант ярдәме күрсәтү чаралары турында» 2011 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары нигезендә, Татарстан Республикасы бюджетыннан федераль бюджеттан финанслана торган гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү (алга таба – тәртип) тәртибе нигезендә үткәрелә.

«Агропрогресс» грантын бирү нәтиҗәсе-хисап елында грант алучы тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме, грант алган көннән алып 24 айдан да соңга калмыйча, алдагы елга карата 8 проценттан да ким булмаска тиеш.

«Агропрогресс» гранты – «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Бердәм реестрына кертелгән, теркәлү датасыннан алып 24 айдан артык эшчәнлек алып баручы һәм хисап финанс елында еллык кереме 120 млн.сумнан артмаган грант алучыларга конкурс комиссиясе карары нигезендә Татарстан Республикасы бюджетыннан күчерелә торган бюджет ассигнованиеләре. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар бирү урыны һәм вакыты.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан шәһәре,Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 309 нчы кабинет. Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Электрон адрес: Rafikov.Fanis@tatar.ru к

Рәсми сайт: https://agro.tatarstan.ru/

Мәгълүмат урнаштыру һәм контактлар

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының http: //agro.tatarstan.ru/ «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлеге, аннары «Агропрогресс «гранты» бүлекчәсе.

Конкурсны игълан итү нигезләмәләрен аңлату 2021 елның 19 июленнән агымдагы елда сайлап алу тәмамланганчы түбәндәге телефоннар буенча башкарыла: (843) 221 76 53, факс (843) 221 76 54, (55).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International