Шәхси (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу белешмәләрен бирү

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Эш бирүчеләр Россия Федерациясе Пенсия фондына хисапның өч төрен тапшыралар: ай саен – иминләштерелгән затлар турында мәгълүматлар (2016 елның 1 апреленнән тапшырыла) һәм СЗВ-ТД формасы буенча хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр (2020 елның 1 гыйнварыннан тапшырыла), ел саен – иминләштерелгән затның иминият стажы турында белешмәләр (2017 елның 1 гыйнварыннан бирелә).

Оешма исәпләп чыгарылган иминият кертемнәре турында мәгълүматларны квартал саен Федераль салым хезмәте органнарына тапшырырга тиеш.

Күчерелгән иминият взнослары турындагы мәгълүматлар иминиятләштерелгән затларның шәхси счетларында салым органнарына һәм Россия Федераль салым хезмәтенең ПФРга тапшырылган иминият взнослары түләүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә исәпкә алына.

СЗВ-М формасы буенча иминиятләштерелгән затлар турында белешмәләрне РПФның территориаль органнарына хисап чорыннан соң килүче айның 15 числосыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Әгәр срокның соңгы көне ял яки эшләми торган бәйрәм көненә туры килә икән, срогы тәмамланган көн булып аның артыннан киләсе эш көне санала.

Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында :pfr.gov.ru.) иминият взносларын түләүчеләр өчен хисап әзерләү һәм тапшыру процессын шактый җиңеләйтә торган хисап әзерләү һәм тикшерү программалары ирекле файдалана алырлык итеп урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International