Кабул итү көннәре буенча статистик мәгълүматлар

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге ел дәвамында гражданнарны бердәм кабул итү көнен үткәрү буенча эшкә йомгак ясый.

Расланган график буенча Югары Ослан муниципаль районы башлыгы, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Шулай итеп, 2021 елда барлыгы 263 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән күчмә кабул итүләр саны – 26.

2022 нче елның беренче яртыеллыгына гражданнарны күчмә кабул итү графигы расланды, аның белән Югары Ослан муниципаль районы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International