Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3нче районара инспекциясенең күчмә "мобиль офис"

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле район халкы!

Игътибар итегез!!!

2022 нче елның 25 нче гыйнварында 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Югары Ослан районы КФҮ филиалының операцион залында түбәндәге адрес буенча Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче районара инспекциясенең «Мобиль офисы» н урнаштыру планлаштырыла: Югары Ослан авылы, Медгородок ур., 21А йорт.

Күчмә "мобиль офис" кысаларында инспекция белгечләре 2021 елның салым чорында табышларны декларацияләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирәчәкләр:

- физик затлар кеременә салым буенча декларация (НДФЛ) һәм нинди срокларда тапшырырга тиеш;

- салым органына 3-НДФЛны Шәхси кабинет аша тутыру һәм җибәрү тәртибе;

- шәхси кабинеттагы яңалыклар һәм Россия Федераль салым хезмәтенең башка электрон хезмәтләре турында.

Салым органына 2022 елның 30 апреленә кадәр НДФЛ буенча салым декларациясен бирү бурычы туган физик затларга кирәкле документлар булган очракта 3-НДФЛ җибәрү буенча шәхси кабинет аша ярдәм күрсәтеләчәк.

Шулай ук белгечләр милек салымнарына салым салу һәм милек салымнары буенча ташламалар бирү тәртибен аңлатачаклар.

«Мобиль офис» эше кысаларында гражданнарга Федераль салым хезмәтенең «үз бурычыңны бел» электрон сервисы аша бурычларны тикшерү һәм салым түләү квитанциясе алу мөмкинлеге биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International