Архив эше буенча укыту семинары

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив эше буенча сектор мөдире Зөһрә Сөләйманова Югары Ослан һәм Карагуҗа авыл җирлекләре башкарма комитетларының архивын алып бару өчен җаваплы хезмәткәрләре белән «оешмада эш башкаруын алып бару» темасына семинар үткәрде.

Сәркәтипләр, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре авыл җирлеге идарәсе органнарының архив фондын алып бару һәм саклау өчен зур җаваплылык тоталар.

Бүгенге семинарда норматив документларны рәсмиләштерү һәм аларны архивка тапшыруга әзерлек буенча аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International