Канаш авыл җирлегендә халык җиелыш

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18нче гыйнвар көнне Канаш авыл клубы бинасында гражданнар җыены булып узды .Җыен эшендә Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Викторович Осянин, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Канаш авыл җирлеге Башлыгы Вальков Николай Николаевич авыл халкы алдында 2021 нче елда авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлеге турында хисап тотты һәм 2022 нче елга бурычлар билгеләде.

Тәмте урманчылыгының участок урманчысы Николай Мартьянов авыл халкын 2022 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында таныштырды.  

Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик хәл турында җирлек халкын Баш ветеринария табибы Зиатдинов Марат Фарукович таныштырды. 

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү һәм АПДИ урнаштыру кирәклеге турында халыкка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Югары Ослан районы буенча янгын сүндерү һәм янгын куркынычсызлыгы инспекторы эчке хезмәт лейтенанты Илалов Л. И. мәгълүмат бирде.

Авыл җирлеге башлыгының отчеты буенча фикер алышу барышында халык аларны борчыган проблемалар билгеләнде. Канаш авылында яшәүче Андреев Сергей Тихая урамының өске ягында урам утлары булмау уңаеннан канәгатьсезлек белдерде.

Йомгаклау чыгышында район башлыгы урынбасары Осянин С. В.авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International