2022 нче елның 18 нче гыйнварында Олы Мәми авыл җирлегендә Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Г.А. Фоминаның 2021 нче елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар буенча отчеты булып узды.
Галина Фомина үз чыгышында авыл җирлеге бюджетын анализлады, бюджетның керем өлешен тулыландыруга җентекләп тукталды. Җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдинов чыгыш ясады, ул авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте. Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.