Ямбулат авыл җирлегендә халык җыены

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе


20 январь көнне Ямбулат мәдәният йортында Ямбулат авыл җирлеге гражданнарының чираттагы җыены булып узды. Җыенга мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре, авыл җирлеге депутатлары, һәм, әлбәттә инде, авыл тормышына битараф булмаган гражданнар килде. Гражданнар җыенында Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин җитәкчелегендә район, район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Ямбулат авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында Артем Макаров чыгыш ясады.

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә торган чаралар турында Ямбулат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нина Кудрявцева чыгыш ясады. Хисапка презентация әзерләнгән иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International