Бүген, 24 нче гыйнварда, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында юлларны вакытында кардан чистарту, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын үткәрү, Югары Ослан муниципаль районы Советының отчет утырышын әзерләү буенча оештыру чаралары, район территориясендә автобус элемтәсе эше мәсьәләләре каралды.