Хөрмәтле предприятие һәм учреждение җитәкчеләре!
2022 елның 7 февраленнән «Алабуга-skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсы (алга таба – Конкурс) старт ала, ул Алабуга шәһәре территориясендә узачак. Конкурста Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 600дән артык предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашачак.
Конкурсның максаты-эшче һөнәрләрне популярлаштыру, үз тармакларындагы иң яхшы белгечләрне ачыклау, яшьләрдә сайлаган һөнәр белән кызыксынуны үстерү, остазлык институтын формалаштыру, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч булдыру.
Конкурс 20 номинация буенча ярышларны оештыруны күздә тота (исемлек кушып бирелә).
Конкурсның финалы җиңүчеләрне бүләкләү, эстрада, виртуозларның үз һөнәрләрендә чыгышларын күздә тоткан тантаналы чара булачак.
Конкурста җиңүчеләр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2022 елның февралендә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә узачак йомгаклау коллегиясендә билгеләп үтеләчәк.
Гариза формасы,Нигезләмә һәм катнашу шартлары рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:
"Алабуга-skills".
Оештыру комитеты контактлары: 423603, Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 46.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85557) 4-48-95, 4-48-97 (Карлина Светлана Витальевна, Зарипова Елена Валерьевна), e-mail: konkursalabuga@mail.ru к
Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://xn--80aacgcdh2cyaav6b.xn--p1ai/alabuga-skills-konkurs-professional-nogo-masterstva.html к