Бүген Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов «Востокзернопродукт»АҖ хезмәт коллективы белән эшлекле очрашу үткәрде. Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләре, минераль ашламалар кертүнең мөһимлегенә, орлыкларның сыйфаты һәм аларны тиешенчә эшкәртүгә, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чараларын тайпылышсыз үтәүгә игътибар итеп, фикер алыштылар. Аннары район башлыгы коллективны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.