Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.

Көн тәртибенә 1 мәсьәлә кертелгән иде:

1.Югары Ослан муниципаль район Советының 2021 елның 13 декабрендә кабул ителгән 17-216 номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына карар проектын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International