Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде:
1.Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карары проекты хакында;
2.Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы милкендә булган мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында" 2006 ел, 30 нчы июль, 313 нче номерлы карары;
3.Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
4.Югары Ослан муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
5.Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре чикләрендә һәм Югары Ослан муниципаль районы чикләрендәге торак пунктлардан читтә автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында.
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына карарлар проектларын тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге карар проектларын район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим итте.