Бүген Югары Ослан район Советының актлар залында район башлыгы рәислегендә авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә узды.
«Югары Ослан район ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Марат Зыятдинов ветеринария берләшмәсенең 2021 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм Татарстан Республикасында хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча эпизоотик вәзгыять турында чыгыш ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак - коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча беренче урынбасары Максим Череменский җирлек башлыкларын I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән эшләүнең яңа шартлары белән таныштырды.
Югары Ослан районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Потапова Любовь авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан хуҗалык китапларыннан өземтәләрне килештергәндә юл картасын тормышка ашыруга анализ ясады.
Шулай ук гражданнар җыеннарын үткәрү, 2022 елда үзара салым җыю, район сайтына яңалыклар бирү, яңалык тасмасын татар теленә күчерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.