Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге, Югары Ослан районы Башкарма комитеты, Югары Ослан авыл җирлеге, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук кышкы чорда автомобиль юлларын карап тоту буенча подрядчы оешма вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә кышкы чорда автомобиль юлларын карап тотуның проблемалы мәсьәләләре, шулай ук әлеге проблемаларны бетерү өчен күрелгән чаралар тикшерелде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.