Яр буе Морквашы авыл җирлегендә халык җыены

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Яр буе Морквашы авыл җирлегендә Югары Ослан районы Башлыгы һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында ел саен үткәрелә торган отчет җыены булып узды. Җыенда 34 кеше катнашты.

Яр буе Морквашы авыл җирлеге башлыгының 2021 нче елгы эшчәнлеге һәм 2022 нче елга бурычлар турындагы хисабы көн тәртибенә куелды. Җирлек башлыгы Гаязов Илнур Хаҗинур улы 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, акчадан файдалану турында хисап бирде.

2022 елга планнар билгеләнде:

1)үзара салым җыю һәм эшләр башкару;

2) Якты урамда яңа суүткәргеч һәм Некрасов урамында яңа суүткәргеч төзү;

3) тротуар төзелеше;

4) «Волжанка» МУП эшен оптимальләштерү, электр энергиясе буенча бурычларны түләү максаты белән;

5) Никольский поселогында чишмәне төзекләндерүне тәмамлау.

Ул Яр буе Морквашы авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегенә бәя бирде, гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Җыен ахырында Марат Галимҗанович яр буе Морквашы авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Храмова Татьяна Павловна һәм Суханова Надежда Илларионовнага Рәхмәт хатлары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International