Аны котларга район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Вахит авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кәримов, ветераннар советы рәисе Римма Троицкая килделәр.
Кызганычка каршы, бүген юбилярның туганнарыннан беркем дә калмады. Ире һәм балалары аны күптән ташлап киткән, әмма авылдашлары Наилә апаны игътибарсыз калдырмый.
Туган көне кунаклар белән бик күңелле булды, ике телдә күп шаярды һәм сөйләште, игътибар өчен барысына да рәхмәт әйтте!