Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «электрон хезмәт кенәгәләрен алып бару» семинары оештырды.
Әлеге укыту семинарында Югары Ослан муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе һәм Советның оештыру-хокукый һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы урынбасары катнашты. Семинар барышында кадрлар эшен алып баруның төп моментлары да әйтелде. Муниципаль хезмәткәрләр үз квалификацияләрен өч елга бер тапкыр күтәрергә тиеш, әмма планнан тыш уку да хуплана.
Совет хезмәткәрләре яңа белемнәрне киләчәктә дә кулланачаклар. Шулай ук авыл җирлекләре башкарма комитетларында кадрлар эше алып бару өчен җаваплы кешеләрне укыту планлаштырылган.