2 февраль көнне Югары Осланның яшьләр клубында - волонтерлык үзәгендә волонтерлык советы утырышы узды. Совет утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты. Башкарылган эшләр һәм агымдагы 2022 елга планнар турында хисап белән социаль яклау бүлеге начальнигы Ирина Алеева, мәдәният бүлеге начальнигы Гөлфия Абдуллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Александр Федотов, мәгариф бүлеге начальнигы Вилен Касыймов, ТР Хәрби-диңгез флоты ветераннары советы рәисе Римма Троицкая чыгыш ясадылар.
Югары Ослан районының иң актив доброволецлары Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.