7 февраль көнне Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм район хезмәтләре, оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында авыл җирлеге башлыгы Владимир Никитушкинның 2021 нче елгы эш нәтиҗәләре һәм 2022 нче елга бурычлар буенча отчеты булып узды.
Владимир Никитушкин үз чыгышында авыл җирлеге бюджетын анализлады. Җыенда Югары Ослан муниципаль районы башлыгы чыгыш ясады, ул авыл җирлегенең уңай эшен билгеләп үтте. Җирле халык үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.