Гражданнарны кабул итү

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген, 8 февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 2 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: сәүдә ноктасына җир кишәрлеге бүлеп бирү һәм торак фатирны милек итеп рәсмиләштерү.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International