Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин «Клюкер»ҖЧҖ кирпеч җитештерү заводының хезмәт коллективы белән очрашты.
Предприятиенең 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды. Елның төп нәтиҗәләре: банкротлык процедурасын тәмамлау, хезмәт хакларының сизелерлек артуы. Планда-җитештерүне модернизацияләү, продукция җитештерүнең сыйфатын һәм күләмен арттыру.
Үз чыгышында Сергей Викторович муниципаль районның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга билгеләнгән төп программалар турында сөйләде.