2022 нче елның 8 нче февралендә белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең төбәк системасын үстерү чараларын тормышка ашыру кысаларында чит телләр буенча белем алучыларның белем сыйфаты һәм торышы турында дөрес белешмәләр алу һәм белем бирү процессында катнашучыларга хәбәр итү максатыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучыларына «чит тел»фәне буенча диагностик тест үткәрелде.
Диагностик тестлауда катнашучы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары исемлегенә безнең районның 7 мәктәбе кертелгән: «Иннополис лицее»,Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе, Макыл урта мәктәбе, «Яр буе Морквашы урта мәктәбе», Югары Ослан гимназиясе. "Шеланга урта мәктәбе" һәм " Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе».
Эш 10 нчы сыйныф укучыларына Инглиз теле курсының предметлы эчтәлеген үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү һәм иң авырлыклар тудыра торган эчтәлек элементларын ачыклау максатыннан алып барыла. Укучыларның тыңланган текстның төп эчтәлеген аңлау, тексттагы структур-мәгънәви элемтәләрне һәм мәгълүматны аңлау, грамматик күнекмәләр, лексик-грамматик күнекмәләр тикшерелергә тиеш.