2022 нче елның 8 нче февралендә «өченче буын университеты» кысаларында район үзәк китапханәсендә «затлар кадрларда»дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрелде.
Бу очрашуда сүз Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Югары Ослан районын данлаган күренекле якташларыбыз турында барды.
Китапханәчеләр җыелучыларны Россия Федерациясенең атказанган артисты Макаренко Николай Иванович, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Фирая Бари кызы Акберова һәм СССРның халык артисты Владимир Вячеславович Белокуров тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Ул танылган артистларның иҗади тормышы сәхифәләре буенча презентация белән үрелеп барды.