Сайлап алу турында белдерү. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алуга (алга таба-министрлык, сайлап алу) гаризалар кабул итүне игълан итә.
Сайлап алуда катнашу өчен гаризалар бирү урыны һәм вакыты
Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Казан ш., Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.
Гаризалар һәм документлар 2022 елның 14 февраленнән 15 мартына кадәр кабул ителә. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Гариза бирүчеләрне сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы, гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң, унынчы эш көненнән унбишенче эш көне түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт.
Электрон почта адресы: Ilyus.Shakirov@tatar.ru