Антитеррорны пропагандалау кысаларында үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре «Террорга каршы бергә " дигән стрит - акция үткәрделәр. Акция барышында гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту инструкциясе һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерлары белән мәгълүмати буклетлар таратылды.
Һәр кеше хәзерге заман социумында куркынычсыз яшәүгә әзер булырга, гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта үзен һәм якыннарын саклый белергә тиеш.