Быел 17 авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасын тормышка ашыралар. Гамәлдәге законнар нигезендә түләүне 1 апрельгә кадәр вакытында башкарырга кирәк.
14.02.2002 ел торышына Соболевское авыл җирлегендә, Түбән Ослан авыл җирлегенең Беренче Май урамында яшәүчеләр, Ямбулат авыл җирлегенең Кызыльяр авылында үзара салым акчаларын тулысынча җыйганнар. Түбән Ослан һәм Кызыл Армия, Дзержинский, Мәмәтхуҗа, Шылаңгы авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, Егидерево авыл җирлегендә яшәүчеләр акча җыю ахырына якын.
Артта калучылар арасында Куралово авыл җирлеге (9%), Печище авыл җирлеге (12%), Вахитов авыл җирлеге (25%), Югары Ослан авыл җирлеге (15%).
1 апрельгә авыл җирлеге исәбенә кергән үзара салым акчасы республика бюджетыннан 1 июньгә кадәр дүрт тапкыр күләмдә финансланачак.