Бүген Введенка Бистәсе авыл җирлегендә Әфган сугышы ветераннары һәм башка локаль сугышларда катнашучылар белән очрашу булды. Җыелучылар сугыштан кайтмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бу чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин Сергей, Югары Ослан районында Әфганстан ветераннары советы рәисе Плеханов Сергей һәм Введенка Бистәсе авыл җирлеге Башлыгы Морозов Дмитрий катнашты. Алар җыелганнарга ярдәм сүзләрен һәм ветераннар үзләренең әти - бабаларының-Бөек Ватан сугышында катнашучыларның традицияләрен дәвам итәрләр, үсеп килүче яшьләргә патриотик тәрбия бирүне дәвам итәр, дигән ышаныч белдерделәр. Чара ахырында барлык җыелучылар сугышчы интернационалистлар һәм локаль конфликтлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.