"Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне»акциясе

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

2022 нче елның 15 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Җиһангирлар» инициатив төркеме тарафыннан оештырылган «Муса Җәлил һәм Илһам Шакировның туган көне»акциясендә катнаштылар.

Акция барышында район балалар бакчаларында татар халкының күренекле уллары тормышы турында сөйләүче күргәзмәләр, әсәрләрне тыңлау һәм башкару, герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм күренекле җырчы Илһам Шакиров иҗатына багышланган фильмнар карау, танып-белү чаралары оештырылды.

Акциянең максаты: татар халкының легендар уллары истәлеген мәңгеләштерү, алар турында истәлекләрне саклап калу, үсеп килүче буынны аларның биографиясе һәм иҗади мирасы белән таныштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International