Бүген Куралово авыл җирлегендә Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булып узды.
Утырышта 2 мәсьәлә каралды:
1.Куралово авыл җирлегенең профилактика Советы эшендә катнашу турында;
2.Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау эше турында; авыл җирлеге территориясендә балигъ булмаганнарның ялын оештыру турында.
Утырыш нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр бирелде, тиешле карарлар кабул ителде.