Лаеклы бүләк

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

18 февраль көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы егерменче утырышы узды.

Яр буе Морквашы гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Гыйниятовага, Югары Ослан муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәре Марина Гизатуллинага, озак еллар намуслы хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International