«Россия Ел укытучысы» һөнәри осталык конкурсы — ул төрле мәктәп дисциплиналарын укытучы тәҗрибәле һәм яшь педагогларны берләштерә торган конкурс.
Югары Ослан гимназиясе базасында «Россия Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Ике көн дәвамында республиканың 5 районыннан 14 педагог үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Алар арасында 5 яшь укытучы бар, алар әле кичә генә мәктәп бусагасын атлап керделәр.
Укытучылар «дәрес» һәм «Мастер-класс»дигән ике конкурс сынавында көч сынашты. Конкурсантлар алар өчен таныш булмаган сыйныфта дәрес үткәрделәр, үз эшләрен анализладылар, хезмәттәшләренең фикерләрен тыңладылар, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар, мастер-класс үткәрделәр.
Безнең районны Түбән Моркваш урта мәктәбенең химия укытучысы Татьяна Замешина, тарих укытучысы Лина Хәмидуллина, «Иннополис мәктәбе» ДАҺБУнең Инглиз теле укытучысы Алия Сәгыйрова тәкъдим итте.