"Сәламәт буын – Россиянең киләчәге"

2022 елның 1 марты, сишәмбе

1 март көнне Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнендә, яшьләр арасында профилактика һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, район балалар китапханәсендә «Сәламәт буын –Россиянең киләчәге»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка багышланган китаплар, брошюралар, шулай ук наркомания проблемасы буенча басмалар һәм бу афәттән ничек сакланырга кирәклеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Иң беренче чиратта, бу хакта яшүсмернең үзенә уйланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International