«Иннополис мәктәбе» балалар бакчасы тәрбиячесе Маркунина Регина Шамил кызы «Ел тәрбиячесе - 2022» республика һөнәри конкурсының зона этабында Югары Ослан районын тәкъдим итте. Ул «мәктәпкәчә яшьтәге балалар сөйләмен Lego Конструкцияләү һәм робототехника кулланып дидактик уеннар аша үстерү»темасына балалар белән педагогик чара күрсәтте.
Регина Шамил кызы республика конкурсының финалында безнең район данын яклаячак, аның нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче билгеләнәчәк.
Безнең конкурсантыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр телибез!