Югары Ослан муниципаль районында алтын юбилярларны котлау тантанасы узды

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 нче елның 9 нчы мартында Югары Ослан муниципаль районы Түбән Ослан авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Фоат Габдри улы һәм Надежда Иван кызы Таҗиевларны котлау тантанасы булып узды. Алтын туй-ул 50 ел буе гаилә мөнәсәбәтләре кору буенча ирле-хатынлы авыр хезмәт нәтиҗәсе һәм күрсәткеч. Ирле-хатынлы Таҗиевлар лаеклы хезмәт юлы уздылар, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

Бергә гомер итүләренең 50 еллыгы уңаеннан ирле-хатынлы Таҗиевларның исемнәре " Районның мактаулы юбилярлары «китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга Түбән Ослан авыл җирлеге вәкиле А.В. Архиреевтан бик күп җылы сүзләр әйтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International