Февраль аенда арттырылган пенсияне гыйнвар ае өчен өстәмә рәвештә тулыландырды

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсиянең индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.

Февраль ае өчен түләүләр зур сумма тәшкил иткән, чөнки февраль аенда пенсионерлар пенсия белән бергә гыйнвар ае өчен 8,6% ка индексацияләнгән пенсия, өстәмә (доиндексация) алган. Март аенда пенсия гыйнвар өстәмәсеннән башка күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, индексация ике этапта узды. Башта 1 гыйнвардан пенсияләр 5,9% ка артты, ә 1 февральдән, Россия Президенты йөкләмәсе буенча, Федераль закон нигезендә, өстәмә рәвештә 8,6% ка кадәр индексацияләнде.

Искәртеп узабыз, һәр пенсионерның өстәмәләре индексациядән соң индивидуаль һәм ала торган пенсия күләменә бәйле.

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз
гражданинның шәхси кабинетында сайтта www.pfr.gov.ru
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 6-000-000

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International