Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Шакиров катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Чүп чыгару, шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча федераль һәм республика программаларында катнашу, үзара салым акчасы җыю һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Район башлыгы урынбасары Сергей Осянин агымдагы елның гыйнвар – февраль айларында үткән халык җыеннарында һәм хезмәт коллективларында очрашуларда кергән мәсьәләләрне җентекләп анализлады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга йөкләмәләр бирелде.