Бүген муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Предприятие җитәкчеләре машина-трактор паркының әзерлеге, орлыклар әзерләү, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары кайтару турында сөйләделәр.
"Востокзернопродукт" предприятиеләреннән һәм "Заря"агрофирмасыннан минераль ашламалар кайтарыла. Быел район буенча 35280 гектарда чәчү планлаштырылган. Район башлыгы Марат Галимҗанович барлык җитәкчеләрне дә авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү темпларын арттырырга һәм агрегатлауны кыска вакыт эчендә башларга, запас частьләр китерүне оператив хәл итәргә чакырды. Кыр эшләре башланганчы тракторларга техник карау узарга. Киңәшмәдә шулай ук хезмәтне саклау мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.