Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тикшерү

2022 елның 18 марты, җомга

Бүген агымдагы елның язгы кыр эшләрен уздыруга машина-трактор паркының әзерлеген билгеләү буенча районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең комиссия тикшерүе узды. Кыр эшләренә җәлеп итү планлаштырылган тракторларның гомуми саны 87 берәмлек тәшкил итә. "Прокопьева А.и." КФХ һәм "Август" ҖЧҖ механизаторлары, шулай ук вак фермерларның тракторлары тулысынча әзерләнгән. Якын арада "ВЗП" филиалы янында чит ил тракторларын, шулай ук "Заря" агрофирмасы һәм "Фатыйхова а.З"КФХсы янында 2әр трактор ремонтлауны төгәлләргә кирәк.

Тикшерү барышында шулай ук орлык һәм ашламалар складлары да каралды. Агымдагы елда район буенча чәчү мәйданнары 35280 гектар тәшкил итә.

Шулардан: бөртекле культуралар - 20830га, техник культуралар-7269га, азык культуралары-7181га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International