Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту икеайлыгы

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы Югары Ослан авыл җирлеге торак пунктлары территорияләрен төзекләндерү һәм санитар чистарту эшләрен оештыру һәм аларны экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә туры китерү өчен, Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе 01 апрельдән 31 майга кадәр авыл җирлеге территорияләрен төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча икеайлык игълан итте.

Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә төзекләндерү буенча чаралар планы расланды.

Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә урнашкан предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә, милек рәвешләренә карамастан, якын-тирә территорияләрне санитар чистарту эшен оештырырга, икеайлык кысаларында оештырылган полигонга һәм чүплекләргә йөк автотранспорты бүлеп бирергә тәкъдим ителде. Урыннарда агач һәм куаклар утырту, биналарның фасадларын, балалар мәйданчыкларын ремонтлау эшләрен оештырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International