2022 елда Татарстан Республикасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәләр.
Бу дата уңаеннан район үзәк китапханәсе укучыларга «Иделдә Болгар цивилизациясе»дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
Күргәзмә Идел буе болгарларының борынгы тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра.
Шулай ук ислам изге урынын торгызу буенча алып барылган зур эш, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар шәһәрчегенең төп һәйкәлләре белән танышырга мөмкин. Бу искиткеч урын, анда ата-бабаларыбызның тере тарихын күрергә мөмкин.
Барлык теләүчеләрне әлеге күргәзмә белән танышырга, без китапханәгә килергә чакырабыз.